Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән төбәге алдынгылары бергә җыелды. Фоторепортаж

Мәлки күп функцияле үзәгендә "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалы ("Гөбенә") хезмәт алдынгыларын бүләкләү тантанасы узды. Әлеге җәмгыять районда терлекчелек продуктлары җитештерү буенча алдынгылыкны кулыннан ычкындырмый.

Алдынгылар слеты Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр", Кече Подберезьедан фольклор ансамбле, Иске Чәчкаб мәктәбеннән кызлар ансамбле чыгышлары белән башланып китте. Мәлкидәге үзәктә ресторандагы кебек сервировка, затлыдан-затлы ризыклар белән 170 кешегә табын әзерләгәннәр. Кыскасы, югары күрсәткечләргә ирешерлек итеп эшне дә, күңелләргә кереп калырлык итеп бәйрәм дә оештыра беләләр биредә.

Җәмгыять директоры Юрий Осипов отчет докладында узган елда башкарылган эшләргә тулы анализ ясады.

- Безнең агрофирма моннан 11 ел элек җиде хуҗалыкны беләштереп төзелгән иде. Авыл хуҗалыгы - ул шундый тармак, биредәге эшчәнлек кеше факторыннан гына түгел, табигать шартларына да бәйле. Берничә ел рәттән җәйнең коры килүе, авыл хуҗалыгы производствосы икътисадына тискәре йогынты ясый. Шуңа карамастан, 2014 ел безнең өчен уңышлы ел булды дип әйтә алабыз. Шикәр чөгендере үстерүдән кала барлык тармакларда да планнарны үтәүгә ирештек. Бездә барлыгы 18 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар. Барлык мәйданнарның 7684 гектарын азык культуралары били. Шул җирләрдән кышлату чорына җитәрлек күләмдә терлек азыгы хәзерли алдык. Җир пае хисабына халыкны да терлек азыгы белән тәэмин итүгә ирештек. Терлек азыгы хәзерләүдә "Ягуар", "Нью-Холланд" комбайннарында Владимир Краснов, Олег Баринов зур тырышлык куеп эшләде. Яшел масса ташуда Владислав Малов, Илья Федоров, Михаил Воробьев, Николай Таймасов, Алексей Блиновлар өлгерлек күрсәтте.

Игенчеләребез узган елда 15 мең тонна бөртек суктырды. Җәмгыять буенча бөртеклеләрнең уртача уңдырышлылыгы 25,2 центнер тәшкил итте. Зур чыгымнар тотып үстергән ашлыкны югалтуларсыз җыеп алуда комбайнчылар Альберт һәм Георгий Лазаревлар, Харис Хәбибуллин, Иван Даниловлар зур тырышлык куйды, - диде ул.

Биредә терлекчелек тармагында да эшләре уңай бара. Мөгезле эре терлекләр генә дә 6700 баш. Шуларның 1365е савым сыерлары. Узган ел җәмгыять буенча бер баш сыердан уртача 7400 килограмм сөт савып алуга ирешкәннәр. Биредә ел буена 200 тоннадан артык сөт сауган 16 савымчы бар. Савымчылардан Людмила Данилова, Алсу Әбүзәрова - 270, Наҗия Борһанова - 248, Татьяна Акрымова - 247 тонна сөт сауган. Бу җәмгыять савымчылары төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яулыйлар. Венера Лоткова Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үткәргән "Машина белән сыер саву операторлары" дип исемләнгән республика бәйгесендә катнашып, икенче урынны яулады.

Җәмгыятьтә ел дәвамында 677 тонна ит җитештереп сатылган. Ит сату планы 128 процентка үтәлгән. Мөгезле эре терлек симертүдә Ольга Егорова, Мөршидә Низаметдинова, Зоя Таймасова һәм Андрей Долгов югары күрсәткечләргә ирешеп эшләгән. Бу көнне биредә йөзләгән игенче, терлекче, шофер, белгечләр, юбилярлар, сәхнә түрендә бүләкләнде.

- "Ак Барс Кайбыч" җәмгыятенең өченче филиалына район буенча барлык җитештерелгән продукциянең 45 проценты туры килә. Бу җәмгыять директоры Юрий Осиповның, бүлекчәләр управляющийларының, барлык игенчеләр, терлекчеләрнең тынгысыз хезмәте нәтиҗәсе. Барыгызга да тырыш хезмәтегез өчен рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең хезмәт уңышларыгыз белән горурланам. Биредә күпмилләтле халык дус-тату яши, бердәм булып эшли. Район республика күләиендә беренче унлыкка керә алган икән, бу сезнең зур тырышлыгыгыз белән ирешелде. 2015 елда тагын да авыррак булачак, диләр. Бердәм булсак, без барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз, - диде район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин җәмгыять хезмәтчәннәре башкарган эшкә югары бәя биреп. Ул шулай ук, хезмәт алдынгыларына район башлыгының Мактау кәгазьләрен, Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Ак Барс" холдинг компаниясенең генераль директоры киңәшчесе Рафаэль Әбүзәров та уңган хезмәтчәннәргә иң изге теләкләрен юллап, холдинг компаниясенең алтын, көмеш күкрәк билгеләрен, мактау кәгазьләрен, бүләкләрен тапшырды.

Бәйрәм тантанасы Казаннан килгән артистлар чыгышы белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән төбәге алдынгылары бергә җыелды. Фоторепортаж