Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Герой аллеясы” барлыкка килде
Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән агачлар утырту көнендә укучылар яңа аллеяга чыршылар утыртты.
Укытучылар һәм укучылар аны авылда яшәүче бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Данилов хөрмәтенә утыртты. Сугыш утын кичкән ветеран, Берлинга кадәр барып җитеп, Рейхстагка үз исемен язган. Ул ел саен Җиңү көнендә авылдашларының якты истәлегенә куелган һәйкәл янына килә, мәктәп укучылары белән очраша. Әлеге аллея үсеп килүче яшь буынга сугышчының данлы үткәне турында искә төшереп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев