Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе киң колач алган

Әгәр дә моңа кадәр "Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" хәйрия акциясенә кушылырга өлгермәгән булсагыз, бер дә борчылмагыз. Чөнки бу акция быел да дәвам итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән үткәрелә башлаган әлеге чараның нинди максаттан игълан ителүе исеменнән үк күренә. Шунысы сөенечле, ул халык арасында киң яклау тапты. Әле алай гына да түгел, үзләре чит төбәкләрдән килеп урнашып, балалары безнең районда белем алучы мәктәпләргә ярдәм итүчеләр дә бар. Төрле оешмалар җитәкчеләре дә, ул мәктәптә укымасалар да, үзләре эшләгән җирлектәге уку йортына булыша. Мәктәпләренә ярдәм кулы сузган игелекле кешеләр турында без дә газетабыз битләрендә даими язып торабыз. Акциянең быелгысы "Үткәннәрне хәтерләүчеләрнең киләчәге бар!" девизы астында үтәчәк.

Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендә дә элеккеге чыгарылышларының ярдәмен тоеп эшлиләр. Әнә белем йортына кергәндә үк бөдрә каеннар ышыгына матур итеп беседка төзеп куйганнар. Ул - авылның оста куллы ир-егетләре Василий Ежов, Вадим Ипатьев, Геннадий Быков, Олег Казаковларның үзләре белем алган мәктәпкә бүләге. Төзелеш материалларына акча түгәргә туры килмәгән. Барысы да мәктәпнең үзендә табылган: кирпеч - котельный морҗасыныкы, такта - спортзалның иске идәненнән. Кулларында ут уйнатучы осталар әнә шулай икенче гомер биргән аларга. Беседка бик матур килеп чыккан! Яз һәм көз айларында биредә әдәбият, рәсем дәресләрен дә үткәрәләр икән.

- Безнең чыгарылышлар мәктәбебезгә зур ярдәм күрәсәтә, шуңа шатланам, - диде мәктәп директоры Надежда Макарова. - Мәсәлән, 1977 елгы чыгарылыштан Игорь Боярин ике класска 50 мең сумлык мәктәп җиһазы алып бирде. Район прокуроры ярдәмчесе Василий Макаров - фотоаппарат, бездәге авыл хуҗалыгы җәмгыяте принтер бүләк итте. Мәктәпкә косметик ремонт үткәргәндә Владимир Макаров һәм Руслан Чуманов биргән буяуларны кулландык. Бертуган Канашовларга да рәхмәтлебез. Информатика классындагы принтер Игорьныкы, ә Юрий офис кәгазе белән тәэмин итте. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров бүләк иткән газон чапкыч бакчабыздагы иң кирәкле эш коралы! Мәктәп бакчасындагы стенд - хәзерге вакытта бездә эшләүче укытучыларның бүләге. Олы Кайбычта яшәүче Ольга һәм Сергей Макаровлар да спонсорлык ярдәме күрсәтте: тачка, тырмалар, чиләкләр, көрәкләр аларныкы. Әлеге изге эшне дәвам итүчеләр табылыр, дип уйлыйм, без теләсә нинди ярдәмгә шат.

Спонсор, меценатлык гомер-гомергә мактаулы саналган. Сез дә игелекле эшләрдән читтә калмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсән урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Үз мәктәбеңә ярдәм ит!” хәйрия акциясе киң колач алган