Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хуҗа Хәсәндә һәрнәрсәгә хуҗаларча карыйлар

Хуҗа Хәсән авыл җирлеге - районда иң зур җирлекләренең берсе. Ул Хуҗа Хәсән, Турминский, Кушкүл һәм Александровка авылларын берләштерә. Биредә барлыгы 982 кеше яши. Авыл җирлекләре арасында рейтингта икенче урында торулары эшләренең уң баруын дәлилли. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да җирлекнең 2014 елдагы эшчәнлегенә уңай бәя бирде.

Еллык эшчәнлекләренә багышланган җыелышта авыл җирлеге башлыгы Светлана Матвеева болар турында горурланып сөйләде. Хуҗа Хәсәндә Киров һәм Ленин урамнарына барлыгы 830 метр озынлыкта таш юл салынган. Бу елда Турминский авылының Үзәк урамына вак таштан 700 метр юл салу планга кертелгән. Юллар төзелә, аларны язгы, көзге пычраклар вакытында авыр техника белән измичә, саклап тотарга кирәк.

Кушкүлдә халыкны эчәр су белән тәэмин итү өчен башнясыз система урнаштырылган, Турминский клубында капиталь ремонт үткәрелгән, изге чишмәдә су коену урыны ясалган, референдум үткәрү нәтиҗәсендә халыктан җыелган акчага авылларда зиратларның кырыйлары заманча төзелеш материаллары белән тотылган.

Монда да халык мал асрап, үз җирендә яшелчә, җиләк-җимеш үстереп, артып калган продукциясен сатып көн күрә. Ит-сөт сатудан бер шәхси хуҗалыкка ел дәвамында 46186 сум акча кергән. Шәхси һәм фермер хуҗалыкларын үстерү буенча программа гамәлгә кергәннән соң 169 хуҗалык кредит алган. Яңа йортлар да төзелә. Узган елда "Авылны социаль үстерү" агросәнәгать комплексы программасы буенча бер торак йорт төзелгән. Авылда яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту программасы нигезендә өч яшь гаилә акчасын алган, быелның 1 сентябренә кадәр алар йортларын өлгертергә тиешләр.

Халыкны эчәр су белән тәэмин итү - мөһим мәсьәләләрнең берсе. Хуҗа Хәсәндә җәйге чорда су белән тәэмин итү кискенләшә. Чөнки җәйге корылык булганда, түбән очтагыларның күпчелеге бакчаларына су агызулары сәбәпле, югары урамнарга су барып җитми. Су торбалары күптән түгел генә салынган. Барлыгы 27 колонка, 25 гидрант урнаштырылган. Бу мәсьәләне хәл итү юлларын да әлеге җыен барышында ачыкладылар. Машина-трактор паркы янындагы күлне дә чистартасылары бар. Авылларны яктырту программасы нигезендә урамнардагы баганаларда ут яна.

Мәктәп директоры Надежда Макарова әйтеп узганча, мәктәптә 87 укучы белем ала, ә Турминский башлангыч мәктәбендә 5 бала укый, "Аленушка" балалар бакчасына 32 бала йөри. Шуларның сигезе быел беренче класска барачак, бакчага тагын алты бала килә. Халык Хуҗа Хәсән һәм Турминский авыллары фельдшерлары Ирина Казакова белән Галина Ермолаева хезмәтеннән канәгать булуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хуҗа Хәсәндә һәрнәрсәгә хуҗаларча карыйлар