Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәвеф-хәтәрсез генә

18 декабрьдә ТР Министрлар Кабинетында журналистлар өчен чираттагы видеобрифинг үткәрелде.

Видеобрифингның беренче өлешендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТРдагы Баш идарәсенең күзәтчелек идарәсе башлыгы урынбасары, эчке эшләр подполковнигы Максим Трущин катнашты. Аның әйтүенчә, Яңа ел бәй­рәмнәре көннәрендә янгын чыгу куркынычы, гадәти көннәр белән чагыштырганда, 33,3 процентка арта. Шуңа күрә Татарстанда 2012 елның 15 декабреннән 2013 елның 10 гыйнварена ка­дәр янгынга каршы махсус режим кертелә. Агымдагы елда республикада 3157 янгын очрагы теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2,7 процентка кимрәк. Янгыннарда 207 кешенең гомере өзелгән, узган ел­гы белән чагыштырганда, 11 процентка азрак. Республикабызның 13 районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә янгыннарның саны арта бара. Ут белән саксыз эш итү, электр приборларын дөрес кулланмау, мичтән файдалану кагыйдәләрен тупас бозу кешеләрнең үлеменә китергән. 103 очракның 50сендә янгынга спиртлы эчемлекләр куллану сәбәпче. Яңа ел бәйрәме көннәрендә аеруча уяу булырга кирәк. 2011 елның 1 декабрен­нән 2012 елның 31 гыйнварына кадәр республикада 637 янгын чыккан. Бу ел буе теркәлгән янгыннарның 20 процентына туры килә. Аларда 63 кеше үлгән, 50 се төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган.

Быел Татарстан территориясендә балалар катнашында бәйрәм чаралары 3561 урында үткәрелә. Бу урыннарның барысы да янгын куркынычсызлыгы буенча тикшерү үткән. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен штрафлар каралган. Гражданнар өчен штраф кү­ләме - 2-4 мең сум, вазыйфаи затлар өчен - 15-30 мең сум, юридик затларга - 400-500 мең сум. Халык күпләп күңел ача торган урыннарда янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре кизү торачак. Бу урыннарда янгыннарны булдырмый калу өчен чаралар күрелергә, янгын сүндерү һәм янгын турында хәбәр итү җайланмалары урнаштыру зарур.

Видеобрифингның икенче өлеше Россия Федерациясендә ЗАГС органы ое­шуга 95 ел тулуга багышланган иде. Анда Татарстандагы ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары Борис Хафизов катнашты. Ул үз чыгышында Россиядә ЗАГС органы оешу тарихына тукталды. Аның сүзләренә караганда, 2012 елның 11 аенда шәһәр округлары һәм муниципаль районнарның 45 ЗАГС органнары һәм 903 җирле үзидарә тарафыннан 147 мең 703 гражданлык хәле акты тер­кәлгән. Агымдагы елда республикада никахлашучалар саны 5,9 процентка кимегән, аерылышучылар саны 5,3 процентка арткан. Туучылар саны 10 процентка күбрәк булса, үлүчеләр 2 процентка кимегән. Хәзерге югары технологияләр заманында ЗАГСка законлы никахны теркәүне сораган гаризаны Интернет аша юллый алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеобрифинг