Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Хәйриячеләр китабы

"Ата-бабаларыбыздан калган мәдәни мирасны, тиңсез тарихи хәзинәләрне югалтмыйча-таратмыйча киләчәк буынга тапшыру кебек олы бурычны үтәү безгә насыйп булган икән. Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу буенча "Яңарыш-Возрождение" дип аталган гаять киң колачлы проектны тормышка ашыруда дәүләт, бизнес, дин оешмалары һәм җәмәгатьчелек бергәләп катнашачак".

Хәйриячеләр китабы ТРның беренче Президенты, ТР Тарихи һәм мәдәни истәлекләрне торгызу республика фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевның әнә шул сүзләре белән ачылып китә. Аны район үзәк китапханәсенә башкарма комитет җитәк­чесе Алексей Макаров бүләк итте. Матур бизәлешле китапка исемнәре кергән хәйриячеләр арасында Алексей Николаевичның да исеме бар. Бу китапны аңа узган атнада Казанда тарихи һәйкәлләрне яңартуга үз өлешләрен кертүчеләрне тәбрикләү тантанасында тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәйриячеләр китабы