Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җиңү белән кайттылар

Үткән атнаның җомгасында "Форпост" студентлар, яшьләр һәм эшчеләр оешмаларының VI слеты узды.

ТР Эчке эшләр министрлыгының мәдәният үзәгендә узган әлеге слет Артем Айдиновның батырлыгына 45 ел тулуга багышланган иде. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов катнашты һәм чыгыш ясады. "Форпост" республика үзәге директоры Андрей Рыков яхшы эшләүче районнар дип Түбән Кама, Бөгелмә, Азнакай, Яшел Үзән, Лаеш, Саба, Чирмешән, Кайбыч, Спас районнарын атады. Бу слетта Олы Кайбыч мәктәбенең IХ классыннан биш укучы, мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Гайнетдинова, "Форпост" үзәге директоры Марсель Миңнуллин, яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге начальнигы Фәнил Гарәфетдинов катнашты. Җәмәгатьчелек тәртибен саклаудагы нәтиҗәле эшчәнлеге өчен Кайбычтагы "Форпост" үзәге халкы 30 меңгә кадәр булган районнар арасында икенче урынга чыкты, диплом, палатка, дүрт йокы капчыгы (спальный мешок) белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Форпост”