Иң кадерлесе – балалар
15 июньдә Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында видеоконференция режимында чираттагы оператив киңәшмә үтте.
Министр Рафис Борһанов алып барган әлеге киңәшмәдә сүз балаларның җәйге ялын оештыру хакында барды. Министр урынбасары Андрей Кондратьев әйтүенчә, 2012 елда 135 сәламәтләндерү учреждениесен ачу күздә тотыла. Шул исәптән, 18е - республика, 55 е - муниципаль, 37се предприятие һәм оешмаларныкы, 8е - федераль югары уку йортларыныкы, 18е санатор-курорт учреждениеләренеке. Көндезге 1004 лагерьда быел 91612 бала, 85 палата лагеренда 10760 бала, 18 санатор- курорт лагеренда 6321 бала ял итәчәк. Болардан тыш социаль актив һәм иҗади яктан талантлы балалар өчен 200 гә якын профильле смена оештырыла. 2012 елда халыкны эш белән тәэмин итү программасы нигезендә 29,1 мең үсмерне эшкә урнаштыру күздә тотыла.
Видеоконференция барышында Рафис Борһанов киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: "Җәйге ял барышында барлык ял итү объектларын карап чыгыгыз! Иң кадерле кешеләр - ул безнең балаларыбыз. Шуңа күрә алар өчен барлык шартлар да тудырылган булырга тиеш", - диде.
Видеоконференциядән соң район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, район балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Фатыйма Бикбова районда балаларның җәйге ялын оештыру буенча эшнең торышына анализ ясады.
Безнең районда мәктәпләрдә оештырылган лагерьларда 405 бала ял итә. Аларның 300е мәктәп яны лагерена, 105е хезмәт һәм ял лагерена йөри. 15 мәктәптә мәктәп яны лагеры эшли, алтысында ял белән хезмәтне бергә бәйләп алып баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев