Иң мөһиме – тәрбия
14 апрельдә Казан шәһәрендә "Ата-аналарга балалар тәрбияләүдә һәм аларның иминлеген тәэмин итүдә психолог-педагогик һәм социаль-хокукый ярдәм" дигән темага республикакүләм ата-аналар җыелышы булды.
Ата-аналар җыелышында мәгариф учреждениеләрендә укучыларның ата-аналары һәм педагогик коллективларның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру, аерым алганда, балаларның үз-үзләренә кул салуларына каршы профилактик чараларны бергәләп оештыру мәсьәләсе каралды. Анда Иске Тәрбит, Федоровское, Олы Кайбыч, Зур Подберезье авыл җирлекләренең ата-аналар җәмәгатьчелеге катнашты. Ата-аналар җыелышы кысаларында балалар тәрбияләү буенча пленар җыелыш һәм түгәрәк өстәлләр үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев