Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иң мөһиме – тырышлык, сабырлык һәм... мәхәббәт

Кешенең шәхес булып формалашуында укытучының роле әйтеп бетергесез зур. Укытучыны яратасың икән, дәрескә керәсе генә килеп тора, фәне дә җиңел үзләштерелә. Укучының белемне ничек үзләштереп китүе тулысынча диярлек беренче укытучыга бәйле, дигән сүзләр белән күпләр килешер, мөгаен.

Мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергәндә тирән белемле, итәгатьле, йөзеннән нур чәчеп торган чибәр укытучы каршы алса, уңыш елмайды, дигән сүз. Борындык мәктәбе укытучысы Илсөяр Абдрахманова кебек, мәсәлән.

Апас районының Ындырчы авылында туып үскән Илсөяр Казан педагогия училищесын тәмамлаганнан соң 1987 елда Борындык мәктәбенә эшкә килә. Шуннан бирле аның язмышы шушы авыл, мәктәп һәм балалар белән бәй¬ле. Насыйп ярын биредә очратып, Борындыкта төпләнеп кала ул.

Япь-яшь укытучы алты яшьлек сабыйларны укырга язарга өйрәтә башлый. Әле бөтенләй дә бала гына - уенчык белән уйнап туймаган балаларны катлаулы да, серле дә, тирән дә, мавыктыргыч та Белем дәрьясына ныклы адымнар белән алып кереп китәр өчен, махсус бе¬лем генә түгел, ә бик күп тырышлык, сабырлык, көч, иң мөһиме - мәхәббәт ки¬рәк. Илсөярдә исә әлеге сыйфатларның барысы да бар. Юкса сабыйлар укытучы апаларына сагыз кебек ябышырлар иде мени?! Ә бит нәниләрне берничек тә алдап булмый. Илсөяр шул сайлаган һөнәрен бик ошата, бөтен күңелен биреп, яратып укыта.

Читтән торып, университет тәмамлый. 2001 елда завуч итеп билгелиләр. Хәзер байтак еллардан бирле зурларны укытса да, барыбер кечкенәләрне сагына, балалар белән эшләү күбрәк ошый, ди. Илсөяр Абдрахманова укырга-язарга өйрәт¬кән сабыйлар мәктәпне тәмамлап чыгып китсә дә, аларның ата-аналары беренче укытучыларының "Малайлар - лачыннар, кызлар - карлыгачлар" дип әйткән сүзләрен әле дә булса истә тота.

Беренче карашка мәктәп укучыларыннан аерылып тормаган кечкенә генә буйлы Илсөяр - өч бала әнисе. Колхозда шофер булып эшләүче ире Айрат белән алар өч кыз тәрбиялиләр. Айзилә белән Ләйсән шушы мәктәптә укыйларлар, ә инде зурсы Айгөл Казанда югары белем ала.

Шунысын да әйтергә кирәк, Абдрахмановлар - авылда иң күп газета яздырып укучы гаиләләрнең берсе. "Кызларыбыз кечкенәдән газета-журнал укырга өйрәнде. "Салават күпере" белән үстеләр. Хәзер дә бик күп басмага язылабыз, укымыйча тора алмыйбыз. Әллә ничә исемдәге газет-журнал килсә дә, иң беренче үзебезнең район газетасын укыйбыз", - ди Илсөяр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иң мөһиме – тырышлык, сабырлык һәм... мәхәббәт

2
X