Иң остасы – Надеждино мәктәбендә
Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучыларының "Ел укытучысы - 2014" бәйгесенең район туры узды.
Анда районның өч зонасында үткән бәйге җиңүчеләре - Колаңгы төп мәктәбеннән Юрий Дунаев, Чүти урта мәктәбеннән Илдар Бикбов, Надеждино урта мәктәбеннән Олег Калеев үзара көч сынашты. Район мәгариф бүлеге начальнигының уку- укыту буенча урынбасары Рамил Зиннәтуллин рәислегендәге жюри һәр конкурсантка гадел бәя бирде.
Әлеге бәйгенең максаты - "Тормыш иминлеге нигезләре" курсы буенча укучыларга белем бирү сыйфатын яхшырту, сәләтле укытучыларны ачыклау, алдынгы тәҗрибә уртаклашу, заманча технологияләр куллану.
Бәйге шартлары буенча һәр конкурсант үзе белән таныштырды, дәрес үткәреде, иҗади эш тәкъдим итте. Беренче булып чыгыш ясаган Илдар Бикбов хәзерге чорда гражданнар оборонасы төзелү тарихы һәм бурычлары турында сөйләде. Юрий Дунаев янгыннар һәм иминлекне тәэмин итү, Олег Калеев тын юлларын саклауның төп чаралары белән таныштырды.
Укытучыларның өчесе дә үз фәннәрен яхшы белүләрен күрсәтте. Жюри Олег Калеевның чыгышын эчтәлекле дип тапты һәм җиңүне дә аңа бирде. Илдар Бикбов - икенче, Юрий Дунаев өченче урынга лаек булды.
Рамил Зиннәтуллин җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, биш, өч, ике мең сумлык сертификатлар тапшырды. Бәйге җиңүчесе Олег Калеев Иделаръягы зонасы районнары катнашында үтәчәк зона ярышында районыбыз данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев