Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

“Иң яхшы милли почмак” бәйгесенең муниципаль этабында кайсы балалар бакчасы җиңгән?

«ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә балалар бакчалары арасында "Иң яхшы милли почмак" бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Әлеге бәйге мәктәпкәчә яшьтәге балаларга патриотик тәрбия бирү һәм аларга Татарстан Республикасының ике дәүләт телен өйрәтү буенча педагогларның һөнәри осталыгын үстерү максатында үткәрелә. Анда Кече Кайбыч һәм Колаңгы балалар бакчалары тәрбиячеләре Гөлнас Гарапова һәм Валентина Лапина җиңде. Федоровское, Олы Кайбыч, Ульянково балалар бакчалары тәрбиячеләре Миләүшә Миңнуллина, Язгөл Фатыйхова һәм Галина Кашарина - икенче урында. Өченче урынны Олы Подберезье һәм Олы Тәрбит балалар бакчалары тәрбиячеләре Фирдинә Наумова белән Гөлназ Гыйбадиева яулады. "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Борындык балалар бакчасы тәрбиячесе Рузалинә Нигъмәтҗәнова һәм "Кечкенә почмак" номинациясендә Иске Чәчкаб балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Хөсәенова җиңүгә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Иң яхшы милли почмак” бәйгесенең муниципаль этабында кайсы балалар бакчасы җиңгән?