Иң яхшысы, иң тәмлесе – балаларга
Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хезмәт коллективлары белән очрашуларын дәвам итә. 11апрельдә ул район үзәгендәге "Миләшкәй" балалар бакчасында булды.
Әлеге балалар бакчасы - райондагы иң зур мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе. Барлыгы 140 балага исәпләнгән бакчага 136 бала йөри. Муниципалитет җитәкчесе бирегә район Советы аппараты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамилә Айзатуллова белән берлектә килде. Альберт Илгизәрович коллективтагы һәр кеше белән якыннан аралашты, аларны борчыган проблемалар белән кызыксынды, төрле яшьтәге сабыйлар йөрүче төркемнәрдә булды. Бу балалар бакчасы чагыштырмача яңа булса да анда төзекләндерү эшләре таләп ителә. Шуңа да җәй айларында агымдагы ремонт үткәрү, киләчәктә капиталь ремонт уздыру хакында сөйләшү алып барылды. Санузел бүлмәсенә кайнар су килми, мәсьәлә якын арада хәл ителәчәк. Йокы бүлмәләрендә кроватьлар җитешми. Район башлыгы бу проблеманы да тиз арада хәл итәргә булышачагын әйтте. Балалар ризыгының сыйфатлы булырга тиешлегенә аерым басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев