Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Җиңүче ачыкланды

24 декабрьдә Иске Чәчкаб төп мәктәбе базасында мәктәпләрнең 5- 8 класс укучылары катнашында Президент спорт ярышларының район этабының финалы булды.

Ярышның максаты - укучылар арасында спортны популярлаштыру, иң көчле командаларны, укучыларны ачыклау, спорт осталыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге бәйгедә һәр командадан биш кыз, биш егет катнашты. Алар пневматик винтовкадан төз атуда, спортның башка төрләрендә осталыкларын күрсәтте, күңелле стартларда катнашты, шахмат уйнады. Ярышта Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбеннән Юрий Григорьев җитәкчелегендәге команда җиңүгә иреште. Хуҗа Хәсән, Чүти мәк­тәпләре командалары икенче, өченче урыннарны бүлеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт Иске Чәчкаб төп мәктәбе

2
X