Игътибар: бәйге!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Сезнең игътибарыгызга кызыклы бәйге игълан итәргә уйладык. "Килен белән каенана" дип атала ул. Әйдәгез, үзегезнең каенаналарыгыз, киленнәрегез хакында җылы эчтәлектәге, хөрмәт хисләре белән сугарылган матур хатларыгызны редакциябезгә юллагыз.
Гомеркәйләр бик тиз уза, күз ачып йомарга да өлгермисең - таң ата да кич була. Шуңа күрә ярату хисләребезне әйтеп калырга ашыгыйк икенче әнкәйләребезгә, үз кызларыбызга әверелгән газиз кешеләребезгә. Хатыгыз ахырында исем-фамилиягезне, яшәгән урыныгызны күрсәтү зарур. Бу җиңүчеләрне бүләкләгәндә кирәк булачак. Язмаларыгызны кечкенә хикәя рәвешендә язсагыз да була. Иң мөһиме - катнашыгыз, бәйгедән читтә калмагыз. Хатларны декабрьгә кадәр кабул итәбез. Җиңүчеләр 17 декабрь көнне билгеле булачак. Иҗат уңышлары сезгә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев