Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Ил-көнебез имин булсын, дисәк

Массакүләм мәгълүмат чаралары, радио, телевидениедан хәбәр итүләренчә, быелгы кыш үткәннәре белән чагыштырганда суыграк булырга охшый. Бүген район Советы бинасының видеоконференцияләр залында үткән гадәттән тыш эшләр буенча район комиссиясе утырышында шул һәм башка мәсьәләләр каралды.

Комиссия утырышын аның рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров алып барды. Анда шулай ук, муниципаль район башлыгы Альбер Рәхмәтуллин, гадәттән тыш эшләр буенча район комиссиясе әгъзалары катнашты.

Комиссиянең чираттагы утырышында кыргый, йорт хайваннарында котыру авыруы очраклары күзәтелү, африка чумасы авыруына каршы профилактик чаралар үткәрү, алда торган яңа ел бәйрәмнәрен гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч үткәрү мәсьәләләре күтәрелде.

- Ил-көнебез имин булсын, дисәк, яңа елга кадәр, бәйрәм көннәрендә һәр служба үз эшен төгәл башкарырга тиеш, - диде район башлыгы.

Бу хакта тулырак газетаның чираттагы санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев