Имтиханнар чоры җитте
Бүген гомумбелем бирү мәктәпләренең 9 сыйныфын тәмамлаучы 195 укучы математикадан дәүләт йомгаклау аттестациясен тапшырды.
191 укучы имтиханны Федоровское урта гомумбелем бирү мәктәбендә, дүрт укучы җиңеләйтелгән режимда үзләре укыган мәктәптә генә аттестация үтте. Бер көн алданрак шул ук мәктәптә информатика, биология, тарих буенча бердәм дәүләт имтиханы кабул ителгән иде. Мәктәпне быел тәмамлаучы 60 чыгарылыш сыйныф укучысы һәм алдагы елларда тәмамлаган бер абитуриентның 47се тарихны, 10сы биологияне сайлаган. Дүрт укучы төгәл фән - информатикадан имтихан тотты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев