Инглиз телен өйрәтүчеләр
Узган атнаның җомгасында Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбендә районның инглиз теле укытучылары киңәшмәсе үтте.
Район мәгариф бүлеге, мәгълүмати-методик үзәк хезмәткәрләре оештырган бу киңәшмә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләнүгә багышланган иде.Укытучылар ачык дәресләрдә катнашты, лингвистика түгәрәгенә йөрүче укучыларның чыгышын, укучылар төшергән "Казан буенча экскурсия" видеоролигын карады, инглиз телендә әзерләнгән "Татьяна көне" дигән радиотапшыру тыңлады. Түгәрәк өстәл артында узган сөйләшүдә сүз чит телдән имтихан тапшыруга әзерлек, фән олимпиадасы йомгаклары, укучыларга инглиз теле буенча тирән белем бирү хакында барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев