Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Инша бәйгесенең район туры җиңүчеләре билгеле булды

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы мәктәп укучылары арасында язылган иң яхшы иншаларга бәйге игълан итте.

Әлеге бәйге Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан кабул ителгән "2011-2013 елларда Татарстан Республикасы предприятиеләренә белгечләр беркетү максатында эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру" максатчан программасын тормышка ашыру максатында үткәрелә. Эшче һәм инженер һөнәрләренең абруен күтәрү, укучыларда һөнәри-техник белем алуга кызыксыну уятуны күздә тоткан бәйгенең районда узган туры җиңүчеләре билгеле. Надеждино урта гомумбелем бирү мәктәбенең Х класс укучысы Евгения Парунова беренче, Борындык төп мәктәбенең IV класс укучысы Айзилә Абдрахманова - икенче, Олы Урсак мәктәбенең VIII класс укучысы Илнар Абдуллин өченче урынны яулады. Аларның иҗат эшләре министрлыкка бәйгенең икенче этабына җибәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инша бәйгесенең район туры җиңүчеләре билгеле булды