«Интеллект» зыялылар әзерли
ТР Мәгариф министрлыгы һәм А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты белән берлектә оештырылган "Интеллект" республика компьютер лагерь-мәктәбендә Кайбыч укучылары да ял итә.
Бүген әлеге лагерь-мәктәпкә Федоровское мәктәбендә белем алучы Кече Мәме егете Игорь Федотов һәм Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Зилә Сибгатуллина китте. Республиканың төрле төбәкләреннән җыелган укучылар анда ун көн дәвамында информатика, мәгълүмати технологияләр буенча белемнәрен арттырачак, төрле күңел ачу чараларында катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев