Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Инвалид балаларга күчтәнәчләр

Инвалид балалар һәм балачактан инвалидлар- аерым кайгыртуга мохтаҗ кешеләр. Алар социаль яклау бүлегенең аерым контролендә.

Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, бүгенге көндә районда 50 инвалид бала һәм балачактан инвалид булган өч кеше яши. Халыкара инвалидлар көне уңаеннан аларның барысына да район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән бүләкләр әзерләнде. "Өмет" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль педагоглары Ләйсән Саттарова белән Алсу Биктимерова бүген Зур Подберезье, Кече Подберезье, Чүти, Мәлки, Хуҗа Хәсән авылларында яшәүче физик мөмкинлекләре чикле булган балаларга ул бүләкләрне тапшырып кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Инвалид балаларга күчтәнәчләр