Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Инзилә Сираҗиева – Галия Кайбицкая исемендәге l Халыкара вокалчылар конкурсында лауреат булды

Казанда Галия Кайбицкая исемендәге l Халыкара вокалчылар конкурсының икенче этабы узды. Әлеге конкурсны Казан федераль университеты РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы, Кайбыч муниципаль районы белән берлектә оештырды.

Халыкара бәйге Олы Кайбыч урта мәктәбе укучысы Инзилә Сираҗиевага җиңү китерде: халык җырларын башкару номинациясендә III дәрәҗәдәге лауреат булды. Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова инициативасы белән гамәлгә куелган бәй­ге­дә безнең илдән генә түгел, Төрекмәнстан, Кытай, Ка­захстан, Таҗикстаннан да яшь башкаручылар катнашты. Оештыручылар арасында Кайбыч районы җитәкчелеге дә булу гаҗәп түгел, чөнки Галия Кайбицкая Кайбычның үз кызы. Филология һәм сәнгать институтының сәнгать бүлеге җитәкчесе Зилә Явгилдина рәислегендәге жюри әгъзасы булган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, бәйгедә җырчының улы, Казан дәүләт медицина академиясе профессоры Ирек Әүхәдиев та катнашкан һәм әнисенең якты исемен онытмаучыларга тирән рәхмәтен белдергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Галия Кайбицкая исемендәге l Халыкара вокалчылар конкурсы