Җир – төп байлык
Оешма, учреждениеләр җитәкчеләре катнашында үткән чираттагы планеркада күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирү мәсьәләсе каралды.
Җир бүлеп бирү белән авыл җирлекләре башлыклары шөгыльләнергә тиеш, чөнки алар күп балалы гаиләләргә биреләчәк җир участоклары турында хәбәрдар. ТР Президенты билгеләвенчә, инженер инфраструктурага күп чыгымнар тотуга юл куймас өчен, 0,06 сутыйдан алып 15 сутыйга кадәр җир участокларын торак пунктлардан бүлеп бирергә кирәклеген ассызыклады. Җир участокларына дәгъва кылучылар милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасына гариза бирергә ашыкмый. "ТР Җир кодексына төзәтмәләр кертү турында"гы ТР Законына эләгүче 256 гаиләдән 40 тан артыгы гына гариза биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев