Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб егете- татар галиме

Әле шушы көннәрдә генә безгә шатлыклы хәбәр килеп иреште: Россия дәүләт сәүдә-икътисади университетының Казан институты (филиалы) профессоры Рәис Борһанов фән буенча Россия күләмендә бирелүче грант отты.

Иске Чәчкаб авылында туып-үскән Рәис Әбрар улы Россия гуманитар фәнни фонд тарафыннан фәнни-тикшеренү проектларына игълан ителгән Россия күләмендәге ачык бәйгедә катнашып иреште бу зур җиңүгә. Татар мәктәбен тәмамлап, фәндә шундый зур уңышлар яулаган якташыбыз барыбыз өчен дә зур горурлык. Галим дәрәҗәсенә ирешкән Рәис Борһанов икътисади фәннәр докторы, Россия Табигать фәннәре академиясе әгъза-мөхбире, Россиянең ирекле икътисади җәмгыяте съезды делегаты, исеме 2008 елда Татар энциклопедиясенә кертелгән, 50 дән артык Халыкара һәм Бөтенроссия конференцияләрендә, шул исәптән Беренче Россия икътисади конгрессында катнашкан, 115тән артык фәнни хезмәт һәм уку-методик әсбаплар, шулай ук өч монография авторы. Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәбе хезмәткәре исемен горур йөртүче Иске Чәчкаб егете дәүләтебезнең интеллектуаль көчен саклау һәм тулыландырудагы, талантлы яшьләр тәрбияләүдәге зур өлеше өчен "Интеграция" Россия яшьләренең фәнни, иҗади, һәм инновацион эшчәнлеген үстерүнең милли системасы" Гомумроссия җәмәгатьчелек оешмасының Рәхмәт хаты белән дә бүләкләнгән. Безнең як чишмәләренең суын эчеп, бар гомерләрен тырыш хезмәттә уздырган Әбрар абый белән Оркыя апа Борһановлар гаиләсендә туып-үсеп, гап-гади татар мәктәбендә белем алган якташыбызга яңа үрләр телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб