Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбе командасы шахмат турнирында беренче урынны яулады

Олы Кайбыч авылында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында шахмат буенча ярыш узды. Кайбыч районы беренчелегенә үткән шәхси-команда ярышларында 11 команда катнашты.

Уенның беренче турында ук Иске Чәчкаб мәктәбеннән Баязит Хәсәнов һәм Рамил Гаттаров лидерлыкны үз кулына алды. Алар көндәшләрен гел җиңеп барды. Шулай да көчле көндәшләр белән уйнаганда, озакка сузылган көрәш барышында очколарын югалтырга туры килде. Уен йомгаклары буенча алар барыбер беренче-икенче урыннарны яулады. Кошман мәктәбеннән Айназ Саттаров һәм Сәйдәш Сабиров белән кискен көрәш алып барган Бәрлебашы төп мәктәбе укучысы Владислав Митяшкин өченче урынны алды. Кызлар арасында шәхси беренчелектә Хуҗа Хәсән урта мәктәбеннән Алена Перепелкинага тиңнәр булмады. Уен барышында ул бер тапкыр да җиңелмәде. Федоровское урта мәктәбеннән Полина Григорьева - икенче урында. Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Ләйсән Гарапова - өченче урында.

Командалар арасында Иске Чәчкаб мәктәбе командасы беренче урынны яулады һәм күчмә кубокка лаек булды. Хуҗа Хәсән мәктәбе - икенче, Кошман төп мәктәбе өченче урында. Шахматчылар арасында ярышлар дәвам итә, тагын бер айдан 9 класска кадәр укучылар арасында район беренчелеге үткәрү планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб мәктәбе командасы шахмат турнирында беренче урынны яулады