Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкаб мәктәбендәге “Чишмәкәй” лагерена балалар бик теләп йөри

Мин җәйге каникулларны түземсезлек белән көтеп алдым. Чөнки без каникуллар башлангач мәктәптә оештырылган «Чишмәкәй» лагерына җыелдык.

Лагерьда узган көннәремне әле дә сагынып искә алам. Анда безнең һәр көнебез иртәнге линейкадан башланды, аннан соң гимнастика ясадык. Без төрле ярышларда катнаштык. Отрядлар арасында ярышлар үткәрелде. Викториналарда теләп катнаштык. Табигатьне күзәтергә экскурсияләргә йөрдек, җиләк ашадык, кыр чәчәкләре җыйдык. Рәсем түгәрәгендә шөгыльләндек. Көннәрнең үткәнен сизми дә калдык. «Чишмәкәй»дә миңа бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкаб мәктәбендәге “Чишмәкәй” лагерена балалар бик теләп йөри