Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабтан Айнур Сафин уракта әйдәп бара

Туган ягы басуларында өлгергән игеннәрне урып-җыючы комбайнчылар арасында яшьләр дә күп. Иске Чәчкаб авылында туып-үскән Айнур Сафин әнә шундыйларның берсе.

Урак башланганнан бирле авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән комбайнчыларның күпме ашлык суктырулары турында мәгълүмат алабыз, хезмәт алдынгыларын билгелибез. Игеннәрне урып-җыю кампаниясе башлануның беренче көннәреннән үк Айнур "Акрос" комбайнчылары арасында беренчелекне үз кулыннан ычкындырмый. Урак батырларына гына бирелә торган күчмә вымпелга, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Рәхмәт хатына, "Алтын кырлар" җәмгыяте җитәкчелеге бүләгенә дә лаек булды ул. Аңа вымпел тапшырырга барган көнне Айнур белән сөйләшеп алдым.

- Дөресен генә әйткәндә, район буенча алдынгы икәнлегемне менә әле хәзер генә, сез килгәч кенә белдем. Көтелмәгән шатлык бу минем өчен. Урак җайлы бара, - диде ул.

Айнур һөнәре буенча механизатор түгел. Ул район электр челтәрендә шофер булып эшли. Чираттагы ялын әнә шулай урак чорына туры китереп алган. Бу - аның икенче урагы. Химия-технология техникумын тәмамлагач, быел, читтән торып, аграр университетның агрономнар әзерләүче факультетына укырга кергән. Олы Кайбыч кызы Алия белән гаилә корып, язмышларын авылга бәйләгән гаилә бу.

- Нәни улыбыз Әскәргә 16 августта бер яшь тә өч ай була. Әтисе эштән бик сагынып кайта аны, - ди Алия. - Үз көчебез һәм ике яктан да туганнар ярдәме белән Олы Кайбычта яңа өй салдык. Әлегә без Иске Чәчкабта, тугыз кешелек зур гаилә булып, бер йортта дус-тату гомер кичерәбез. Әти-әни, Айнур белән без, аның абыйсы Илнур, килендәшем Эльмира һәм аларның ике баласы.

Илнур да район электр челтәре хезмәткәре, ул да энесе белән бер комбайнда эшли, ярдәмчесе. Абыйлы-энеле Сафиннар экипажы - алда. Хезмәтне яратучы тырыш бу ирләр белән ничек горурланмыйсың ди инде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабтан Айнур Сафин уракта әйдәп бара