Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Чәчкабтан Зәйтүнә апа бер гасырга якын гомер яши

Иске Чәчкабта яшәүче Зәйтүнә апа Низаметдинова бу көннәрдә туксан яшен тутырды. Бер гасырга якын гомер иткән кешеләр районыбызның горурлыгы да, алмый-талмый гомер буе хезмәттә булып, бүген сынмыйча-сыгылмыйча яшәүче үрнәк геройлар да ул. Ә бит алар күргәннә-ә-әр...

Зәйтүнә апа Кече Кайбыч кызы. Яшьлеге шушы авылда үтә. Хәер, яшьлекнең сүзе генә матур аның, чынлыкта яшь кызның матур яшьлеге дәһшәтле сугыш елларына туры килә. Күп хатын-кызлар белән бергә окоп казырга чыгып китә ул. Кышкы буранмы, зәмһәрир суыкмы, исәпләшеп торыш юк, урман кисәргә дә, таш чыгарырга да туры килә аларга. Нечкә билләрнең ныклыгы авыр хезмәттә сынала ул елларда. Менә Зәйтүнә апаның тормыш альбомыннан бер хатирә. Сугыш беткәннән соң, Зәйтүнә апаны авыл советы рәисе авылга алып кайта. Кәнүшнигә атлар карарга куялар аны. «Кәнүшнине ачып керсәм, атларның беришен дилбегә белән аратага бәйләп куйганнар, калганнары җирдә ята. Сугыш вакытында ачлы-туклы эшләп өшәнгәннәр, җаннарым. Суны ерактан ташыйсы, атларны карыйсы, тәрбиялисе бар», - дип хатирәләрен барлый Зәйтүнә апа. Көне-төне атлар янында була яшь кыз. Чәчүгә чыкканчы 14 атны аякка бастыра бит, тәки! Колхоз кырларында эшләрлек булып көч җыя малкайлар.

Ә колхоз кырлары киң, атларга гына ышанып торып булмый. Кызлар да иңбашларына сука киеп җир сукалый Атлар белән бергә кызлар да гектарлап җир эшкәртәләр, дигән җөмләне язганда күзләргә яшь килә... Менә кемнәр ул Ил кызлары, Хезмәт батырлары! Менә кемнәр безгә тынычлык, иминлек бүләк итүчеләр!

Ә Зәйтүнә апа үзе шактый тыйнак әби. Бер генә зарлану сүзе дә ишетмәдем. Начарын күп күргәнгәдер инде, бүгенге тормышка шөкер итә ул, булган һәр нәрсәгә рәхмәт әйтә. Әнә, район башлыгы бүләген тапшыргач та, РФ Президенты Владимир Путин открыткасын (Зәйтүнә апа исемен язып махсус җибәрелгән!) кулына алгач та күз яшьләрен тыя алмады ул. Шөкер, тормыш авырлыклары инде күптән артта калган, бу күз яшьләре дә шатлыктан, искә алуларына, белеп торуларына ихлас куанудан гына иде! Оныкларыгызның, балаларыгызның, алай гына да түгел, районыбызның куанычы, горурлыгы булып, исәнлектә озак яшәгез әле, яме, Зәйтүнә апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Чәчкабтан Зәйтүнә апа бер гасырга якын гомер яши