Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске ел нинди хатирәләр белән истә калды?

Күңелләргә шатлык, өмет, мәхәббәт өстәп, Яңа ел ишек кага. Җиһанга килүче елның узганыннан тагын да яхшырак булачагына барыбыз да ышана. Шулай гадәткә кергән инде, без бәйрәм алдыннан узганнарга йомгак ясыйбыз, алга яңа планнар корабыз. Газета укучыларыбызда 2013 ел нинди вакыйгалары белән истә калды икән?

Алия һәм Азат Низаметдиновлар, Иске Чәчкаб:

- Яңа ел безнең өчен аеруча үзенчәлекле бәйрәм. 2012 елның 12 декабрендә очраша башладык та, быел 21 декабрьдә өйләнештек. Бәйрәмне әти-әниләребез белән каршы алабыз.

Рушания Лотфуллина, Олы Кайбыч:

- Яңа ел могҗизаларга бай бит ул. Әле шушы көннәрдә генә мине "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге ки­ңәшмәсендә Мактау кәгазе һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләделәр. Моңа мин партия тормышындагы актив эшчәнлегем өчен лаек булдым. Яңа елны гаиләм, туганнарым белән каршы алам.

Эльмира Сафина, Иске Чәчкаб:

- Узып баручы ел шатлыклы вакыйгаларга бай булды. Галия Кайбицкая музеенда эшлим. Быел анда капиталь ремонт үткәрелде, мәдәният хезмәткәрләренең хезмәт хаклары артты. Бу елда югары уку йортына укырга кердем, юрист һөнәрен үзләштерәм. Яшь гаиләбезнең юбилее да әле: гаилә коруыбызга биш ел. Бәйрәм табыны артында гадәт буенча туганнар һәм дусларыбыз булачак.

Лилия һәм Фәнис Гайнуллиннар, Кече Кайбыч:

- 2013 ел безнең өчен аеруча истәлекле: сабыебыз дөньяга килде! Шатлыгыбыз зур - әти-әни булдык бит. Булатыбыз кечкенә әле, беренче Яңа елын каршылый. Моңа кадәр дусларыбыз белән каршылаган булсак, быел гаиләбез белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске ел нинди хатирәләр белән истә калды?