Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов “Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә үз эшен ачкан

Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов чын мәгънәсендә тәвәккәл кеше, китереп биргәнне көтеп утыра торганнардан түгел. Үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләргә "Үзмәшгульлек" программасы буенча субсидия бирелә башлагач, ул да шул программага керә һәм оттырмый.

Бу программа буенча күпләр терлек сатып ал­ды, сәүдә белән шөгыль­ләнә башлады. Анатолий Иванов та баштарак, ни белән кәсеп итәргә икән, дип шактый уйлана. Кулы агач эшенә ятып тора, шуңа да районда бөтен­ләй яңа төр эшмәкәрлек - агач эшкәртү белән шө­гыльләнергә ниятли. Элек һәр авылда диярлек пилорамалар эшләп торган, алар колхоз ихтыяҗын да үтәгән, халыкныкын да. Әмма тора-бара алар ябылган. Ләкин ихтыяҗ кимемәгән. Иске Тәрбиттә һәм аңа күрше авылларда да төзелеш­ләр туктап тормый: кайсы йорт төзи, сарай сала, капкасын ясый. Үз авылларында такта ярдыру мөмкинлеге булмагач, авылдашлары Чүтигә, башка җирләргә чыгып китәргә мәҗбүр була. Әле ярый анда сине көтеп торсалар, заказларын үтәүләрен атналар буена көтәләр. Ә ике арада йө­рү кыйммәткә төшә, өс­тә­ве­нә, транспорт өчен дә тү­ләргә кирәк. Авылдашларының зарын гел ишетеп йөргән Анатолий шун­да карар кыла: пилорама ачачак! Бизнес-планын төзи дә, мәшгульлек үзә­генә бара. Планын хуплыйлар. Дөрес, ленталы пилорама сатып алу өчен хөкүмәттән бирелгән 58 мең сум акча гына җитми, үзенекен дә кушарга ту­ры килә. «Үз­мәш­гуль­лек» программасы ярдәмендә эш башлап, ягъни эш­мә­кәр буларак теркәлеп, бер-ике елдан соң эшләрен ташлаучылар да булды. Әмма Анатолий Иванов андыйлардан түгел, дүрт елдан артык инде җанына якын эш белән шөгыльләнә.

- Миңа килүчеләрнең берсен дә кире борып җи­бәргәнем юк,- ди ул. - Такталарны нинди калынлыкта сорасалар, шулай чыгартып бирәм. Пилорама - сезонлы эш, заказ да көн дә булмый. Шуңа башка шөгылем дә бар: дусларым белән бригада төзедек, авылларда төзелеш белән шөгыльләнәбез. Банк системасында эш­ләп лаеклы ялга чыккан тормыш иптәшем Рая бе­лән өч бала тәрбияләп үс­тердек, аларга да аякка басарга булыштык.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә юл ачылгач, районда Анатолий Иванов кебек тагын дүрт кеше пилорама ачып җибәрде. Мәлки, Олы Кайбычта берәр цех эш­ләсә, Чүтидә - икәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбит авылында яшәүче Анатолий Иванов “Үзмәшгульлек” программасы ярдәмендә үз эшен ачкан