Иске Тәрбитнең “Сәүдияр” ансамбле “Хлебосолье” күргәзмәсендә катнашты
Иске Тәрбит авылындагы "Сәүдияр" фольклор ансамбле 15 октябрьдә Казан шәһәрендәге Спорт сараенда чыгыш ясады.
Казан Митрополие тарафыннан оештырылган "Хлебосолье" православ күргәзмәсендә алар үз осталыкларын күрсәтте. Керәшеннәрнең "Сәүдияр" фольклор ансамбле "Рухи мирас" иҗади берләшмәсендә катнашканы өчен Спорт сарае директоры В.Матвеевның Рәхмәт хатына лаек булды. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, Кайбыч районында социаль, яшьләр, миссионерлык эшчәнлеге буенча җаваплы Надежда анакай Ермолаева да Рәхмәт хатына лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев