Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Иске Тәрбиттән Евграфовларга бөтен кеше соклана

Күп балалы гаиләләр Иске Тәрбит авылында шактый. Шундыйларның берсе - Евграфовлар гаиләсе. Нина һәм Павел Евграфовлар 1937 елда гаилә коралар. Берсеннән-берсе уңган ун бала тәрбияләп үстергәннәр: җиде кыз һәм өч малай. Балалары турында ихлас кайгыртып, сабыйларын тәрбияләүгә җитди карыйлар. Өйләрендә җылылык, татулык хөкем сөргән.

Балаларны дөньяга китергән әти-әни инде бакыйлыкка күчкән, әмма шунысы куанычлы: ун баланың барсы да исән-сау, 21 онык бар, оныклардан туган балалар да 23. Евграфовларның тәртипле, тату гаиләсендә балалар да сабыр холыклы, әдәпле, ихтирамлы булып үскәннәр. Нинди генә һөнәр ияләре юк алар арасында! Һәркемнең үз язмышы, үз почмагы.

Иң олысы Зоя 1939 елда туа. Мәктәпне уңышлы тәмамлап, медицина өлкәсен сайлый. Мамадыш егете Анатолий белән кавышып, ике кызга гомер бүләк иткәннәр. Бүген инде үзләре лаеклы ялда, Җаек шәһәрендә гомер кичерәләр. Икенче кызлары Светлана гаиләсе белән Омск шәһәрендә яши. Алар да ике кыз тәрбияләп үстергән. Өченче кызлары Галина тормыш иптәше Валерий белән Зәй шәһәрендә тормыш корып җибәргән. Дүртенчесе - Алексей тормыш иптәше Зоя белән Кама Аланында төпләнгән. Бишенчесе Раиса тормыш иптәше Иван белән Казанда яши. Алтынчысы - Владимир Иске Тәрбитне сайлаган. Алар тормыш иптәше Вера белән биредә гомер кичерә. Җиденчесе Энгельсина ире Рафаэль белән Казанда төпләнгән. Сигезенчесе - Роза, булачак ире Петр белән кавышып, Казанда гомер итәләр. Лаеклы ялга чыккач, туган авылга кайтып, авылны тагын да ямьләндереп, күркәм йорт җиткереп яши башладылар.Тугызынчысы - Виталий, хатыны Лариса белән Яшел Үзән шәһәрендә яшәсәләр дә, туган нигезне ташламыйлар. Әледән-әле йортны яңартып торалар. Виталийны күпләр спонсор буларак та белә. Алар авылыбызда часовня төзү өчен шактый ярдәм күрсәттеләр. Унынчысы - иң төпчеге Ирина ире Наил белән Казанда яши.

Әлеге гаилә әгъзаларын санап чыгу өчен дә шактый вакыт кирәк, ә тәрбияләп үстерү өчен күпме көч һәм сабырлык кирәк булды икән?

Бертуганнар, илебезнең төрле почмакларында гомер кичерсәләр дә, бергәләшеп, зур бер тату һәм матур гаилә булып, күпләрне сокландырып яшиләр. Җай чыккан саен туган якка кайталар. Быел да ун туган гаиләләре белән туган нигезгә җыелды: әти-әниләрен искә алдылар, балачак һәм яшьлек истәлекләрен кабат яңарттылар. Җир астыннан юллар юк. Бер күрешү - үзе бер гомер, диләр. Евграфовлар моны яхшы аңлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Тәрбиттән Евграфовларга бөтен кеше соклана