Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алырга санаулы гына көннәр калып бара. Районыбызның барлык авылларында да бәйрәмне лаеклы каршы алу өчен әзерлек эшләре алып баралар.

Бу көннәрдә Олы Кайбычтагы Бөек Ватан сугышында ятып калган якташлар истәлегенә салынган һәйкәл тирәсе, чын мәгънәсендә, төзелеш мәйданын хәтерләтә. Биредә һәйкәлне ремонтлау, яу кырында һәлак булган, туган җиргә җиңү яулап кайтып, өйдә вафат булган райондашларыбызның исемлеген яңарталар. Сугыш чорында район халкы, акча җыеп, самолет төзетеп, фронтка озата. Хәзерге вакытта шул самолетның макетын һәйкәл каршына урнаштыру өчен әзерлек бара. Район башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы буенча урынбасары Фирдүс Әхмәтов әйтүенчә, барлык төзелеш эшләре Бөек Җиңү көненә кадәр төгәлләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!