Изгелек җирдә ятмас
21 апрель-28 апрель көннәрендә Бөтенроссия күләмендәге "Язның шәфкатьлелек атналыгы" акциясе үткәрелә.
Илебез күләмендә узучы әлеге акциянең исеменнән үк күренгәнчә, бу атна гел игелекле эшләргә генә юнәлдереләчәк. Аның максаты - яшьләрне әхлакый кыйммәтләргә тарту, социаль яктан активлаштыру, аларга эколгик һәм патриотик тәрбия бирү. Язның ямьле көннәрендә узучы бу акция кысаларында район социаль яклау бүлеге эш планы төзеде. Анда "Шәфкатьлелеккә юл" проектын тормышка ашыру, район Картлар һәм инвалидлар йортына бару, авылларда яшәүче ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу, сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлләр тирәсен тәртипкә китерү карала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев