Кадерле китап
Икенче бөтендөнья сугышы кырларында Җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына рәхмәт йөзеннән нәшер ителгән "Алар илгә җиңү алып кайтты" дигән китапның чираттагысы дөнья күрде.
Бу томга Алабуга һәм Кайбыч районнарында туган һәм яшәгән 5007 сугышчы турында мәгълүмат тупланган. Әлеге китапта Татарстанда туган, яшәгән, ТАССР хәрби комиссариатлары тарафыннан мобилизацияләнгән, Икенче бөтендөнья фронтларын кичеп, илгә Җиңү алып кайткан якташларыбыз исемлеге китерелә. Ул барлык сугыш ветераннары, авыл җирлекләренә, мәгариф учреждениеләренә таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев