Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Каләмдәшебез – өченче тапкыр лауреат

Журналист Азат Сункишев 2000 елда республика журналистларының иң мәртәбәле конкурсы - "Бәллүр каләм" бәйгесендә катнашып, "Район матбугатының иң яхшы журналисты" номинациясендә конкурс лауреаты булган иде.

2006 елда конкурста яңадан катнашып, каләмдәшебез "Темасы - җирле, осталыгы - башкаланыкыдай" номинациясендә кабат лауреат булып танылды. Быелгы "Бәллүр каләм"дә "Югалган авыллар" - "Исчезнувшие села" китабы белән катнашып, "2012: Татарстан Республикасында тарихи-мәдәни мирас елы" номинациясендә лауреат исенә лаек булды. Каләмдәшебез - республика журналистлары арасында әлеге мактаулы исемне өченче тапкыр яулаган бердәнбер каләм иясе. Якташыбызны яңа иҗади җиңүе белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Бәллүр каләм”