Кама Тамагы районы мәктәп директорлары Олы Кайбыч мәктәбенә киләчәк
Бу көннәрдә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенә Кама Тамагы районындагы мәктәп директорлары килергә җыена.
- Яңа уку елына әзерлекне тикшерү буенча районга килгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Иделаръягы районнарының мәгариф бүлекләре начальниклары безнең мәктәпне күреп сокланган иде. Әле кичә генә Кама Тамагының мәгариф бүлеге начальнигы мәктәбебезне үзләрендәге директорларга да күрсәтәсе килүен әйтте. Без тәҗрибә уртаклашырга әзер, - диде ул.
Әйе, Олы Кайбыч урта мәктәбе Белем көнен тагын да матурланып, купшыланып көтә. Ә министрлыктан килгән жюри республика бәйгесенә өч мәктәпне җирәбә буенча сайлап алды. Җирәбәдә бу мәктәп чыкса, алар да, һичшиксез, җиңүчеләр сафында булыр иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев