Кара диңгез буеннан кайтты
Кара диңгез буенда урнашкан "Орленок" Бөтенсоюз күләмендәге балалар үзәгендә Татарстан укучылары да яратып ял итә.
Кичә Олы Кайбыч урта гомумбелем бирү мәктәбенең тугызынчы класс укучысы, гел бишле билгесенә генә укучы Язилә Баһавиева да "Орленок"тан кайтты. Ул анда республикабызның төрле районнарындагы яшьтәшләре белән 1 апрельдә киткән иде. Краснодар краеның Туапсе шәһәреннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан бу үзәккә юллама Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгыннан бирелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев