Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Каракларны тиз таптылар

Узган елның соңгы дүрт аенда Апас, Буа, Кайбыч районнарында фермалардан терлек урлау белән шөгыльләнүче төркем булуы ачыкланды. Шәхси хуҗалыктан да мал урлауның бер очрагы теркәлде.

Бу төркем 17 баш мөгезле эре терлек, сарыклар, ат урлап сата. "Яңа юл" хуҗалыгы каравылчысы һәм хуҗалык җитәкчесе фермада сыер югалуын белүгә бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының "Апас" муниципальара бүлегенең "Кайбыч" бүлекчәсендәге оператив дежурына хәбәр итә. Урынга шунда ук тикшерү-оператив төркем чыгып китә. Алар каракларның эзенә тиз төшә. Бу вакытта алар чираттагы җинаятькә әзерләнгән була инде. Җинаятьчеләр җирлекне яхшы белгән, кайсы фермаларда каравылның начар оештырылуы да аларга таныш булган. Полиция хезмәткәрләренең халык белән тыгыз элемтәдә торуы нәтиҗәсендә кыңгыр эшкә вакытында чик куелды. Монда үзенә ышанып тапшырылган милеккә җаваплылык белән караучы "Яңа юл" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Тимершинның да роле зур булды. "Апас" полиция бүлеге начальнигы Рамил Хәбибуллин аңа тирән рәхмәтен җиткерде һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә ышанычын белдерде. Начальник халык белән тыгыз элемтәдә торып эшләүнең җинаятьләрне булдырмый калдырырга ярдәм итүе, полициянең абруен күтәрүен билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев