Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Карантин сәбәпле, Кайбычта өлкәннәргә ярдәм итүче волонтерлар төркеме оешты

Коронавирус авыруы­на бәйле рәвештә килеп туган катлаулы хәл уңаеннан районда төрле саклык чаралары күрелә.

Ялгыз яшәүче өл­кән­нәргә азык-төлек, дарулар алып кайтып бирү, коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә ярдәм итү буенча төзелгән эшче төркемнең чираттагы утырышында да сүз саклык чаралары хакында барды. Аны әлеге эшче төркем җитәкчесе, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова үткәрде.
Өлкән яшьтәгеләрнең авыруга тизрәк бирешүен искә алып, 65 яшьтән өлкәнрәк райондашларга 15 апрельгә кадәр үзләре яшәгән йорттан чыкмаска, кибетләргә, базар, даруханәләргә, җәмәгать урыннарына йөрүдән тыелып торырга киңәш итәләр. Ялгызы гына яшәүчеләргә волонтерлар ярдәм итәчәк. Әлеге утырышта да сүз эшләүче яшьләр исәбеннән волонтерлар билгеләү хакында барды. Район үзәк сырхауханәсенең баш врачы Гөлнара Сафиуллина волонтерлар отрядларына авыл җирлекләрендә эшләүче фельдшер-акушерларны да, барлыгы 31 фельдшер, кертү тәкъдиме белән чыкты. Авыл җирлекләрен дә кертеп, безнең районда 100 кешелек волонтерлар отряды оешты. Алар өлкәннәрнең “кайнар линия” телефонына кергән үтенече буенча гозерләрен үти. Өлкәннәр, тормыш өчен кирәк-ярак, азык-төлек, дарулар кирәк була калганда, 2-10-93 номеры буенча “кайнар линия”гә шалтыратып, ярдәм сорый ала. Мөрәҗәгать итүченең исеме, фамилиясе, адресын, телефон номерын, үтенечен дежур волонтер язып ала, ярдәм күрсәтүне оештыра. Азык-төлеккә заказны бер көнлек кенә түгел, ә бер атнага җитәрлек итеп бирергә кирәк. Волонтер, өегезгә килеп, заявка һәм акчагызны ала, соңыннан сезнең белән исәп-хисап ясый. Өлкәннәр үзләрен борчыган проблемалар белән авыл җирлекләре башлыкларына да мөрәҗәгать итә ала.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев