Картлар йортында – яңа җитәкче
Бүген район Картлар һәм инвалидлар йортына яңа җитәкче куйдылар.
Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры приказы нигезендә директор итеп Альбина Абитова билгеләнде. Федоровское авылында туып-үскән кыз моңа кадәр Ульянково мәктәбендә укытучы булып эшләгән. Альбина Фират кызын коллективка тәкъдим итү җыелышында катнашкан башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева аңа хезмәт уңышлары теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев