Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч бадминтончылары Сабадан зур җиңү белән кайтты

Сабада авыл районнары командалары арасында узган бадминтон ярышыннан Кайбыч укучылары зур җиңүләр белән кайтты.

Үзен бадминтон уйнау остасы итеп таныткан Федоровское мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Полина Григорьева бу ярышта берьюлы өч медаль яулады.
“Саба-Арена” спорт комплексында 17 яшьтән зуррак булган иң көчле спортчылар катнашында Полина ялгыз разрядта чемпионатның алтын медаленә лаек булды. Тренеры – әтисе Юрий Григорьев җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнә башлаган Полина хәзер Россия спорт мастерлыгына кандидат. Ул 19 яшькә кадәрге кызлар арасында бадминтон буенча Россия һәм Татарстанның җыелма командасы әгъзасы. Полина Борындык авылыннан Фирүзә Хуҗина белән парлы разрядта уйнады һәм иң яхшылары булдылар. Шушы авылдан Булат Хуҗин белән катнаш парлы разрядта көмеш медаль алдылар. Гомумкоманда зачетында алар, Алексеевск, Кукмара һәм Саба районнарыннан бераз гына калышып, дүртенче урынга чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев