Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч мәктәпләре яңа уку елына әзерләнә

Җәй уртасына да килеп җиттек. 1 сентябрь – Белем көненә дә күп калмый. Хәзер барлык мәктәпләрдә дә яңа уку елына әзерлек бара.

Мәктәпләр һәм балалар бакчаларының әзерлеген район башлыгы үз контролендә тота.
Ул ел саен шушы вакытта мәгариф бүлеге начальнигы белән бергә белем һәм тәрбия бирү объектларын, мәктәп бакчаларын карап чыга, тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеген ачыклый.
– Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә килеп туган авырлыкларга карамыйча, барлык белем бирү учреждениеләре дә яңа уку елына әзерләнә. Авыру чигенер һәм 1 сентябрьдә мәктәпләр ачылыр дигән өмет бар, – диде мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин.– Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мәктәпләрдәге ремонт барышын үзе барып карый. Узган атнада 15 мәктәп, 16 балалар бакчасын карап чыктык. Барысының да тирә-юне тәртиптә, бакчалары чәчәкләргә күмелгән, чүп үләннәрен дә утаганнар. Яшелчәләр – суган, кишер, кыяр, помидорлары да мул үсә. Димәк, балаларның табынында үз бакчаларында үстерелгән витаминлы ризыклар күп булачак. Бакчаларын тырышып караулары, суны вакытында сибүләре әллә каян күренеп тора. Анда укытучылар да, техник хезмәткәрләр дә эшли, укучылар практика уза, ата-аналар да булыша.
Район башлыгы педагоглар, мәктәп яны участоклары җитәкчеләре белән аралашты, проблемалары белән кызыксынды. Хәл итмәстәй зур мәсьәләләре юк, ремонт та үз җаена бара. Буяу, башка материалларга бирелгән заявкалары тулы күләмдә канәгатьләндерелә. Тәрәзәләрне алыштыру, тротуарларга брусчатка җәю, стеналарны штукатурлау белән ремонт бригадалары шөгыльләнә. Мәгариф оешмаларындагы агымдагы ремонт чыгымнары район бюджетыннан түләнә. Эш барышын контрольләү мәгариф бүлеге начальнигына йөкләнгән.
– Надеждино авылындагы балалар бакчасындагы биш тәрәзәне пластикка алыштырырга кирәк. Иске Чәчкаб һәм Иске Тәрбит балалар бакчасына керү ишекләрен дә яңартасы бар. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына ремонт өчен нинди төзелеш материаллары кирәк булуы турында исемлек булдырдык. Бу көннәрдә мәктәпләрдә буяу эшләре башланып китә, –диде Илмас Илдарович.
Кошман мәктәбе мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрү буенча республика программасы нигезендә  төзекләндерелә. Анда эшнең зур өлеше башкарылган инде, буяу белән шөгыльләнәләр, җиһазлар кайтаралар. Август башына мәктәп тулысынча әзер булачак.
Мәктәпләр, балалар бакчаларын карап йөргәндә, санитар нормалар, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең үтәлеше белән дә кызыксындылар. Эвакуацияләү юлларына аерым игътибар бирелде. Су башнялары, гидрантларны ремонтлауга бәйле сораулар контрольгә алынды.
Альберт Илгизәрович Олы Подберезье мәктәбе коллективы эшчәнлеген башкаларга үрнәк итеп куйды. Алар яшелчәләрне мәктәп бакчасында гына түгел, кырда да үстерәләр.
– Без биш гектар мәйданда бәрәңге, 14 сутый җирдә суган, кызыл чөгендер үстерәбез. Бу бездән зур чыгымнар таләп итми. Орлыкларны да үзебез әзерлибез. Бәрәңгене авылдашыбыз Максим Чекмарев ярдәме белән үстерәбез. Участокларны да бергә әзерлибез, уңышны да бергәләп җыябыз. Безгә кырдагы бәрәңгенең ун процентын бирәләр. Яшелчәләр мәктәп ашханәсенә дә, ярминкәләрдә халыкка сату өчен дә җитә, – диде мәктәп директоры Фәнзилә Биктимерова.
Район башлыгы мәгариф учреждениеләренең эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм педагогларга күңелле яллар теләде.
– Без әле буяу эшләренә керешеп кенә киләбез. Шулай булуга да карамастан, безнең мәктәпкә дә уңай бәя бирелде. Укучылар мәктәп милкенә сак карарга өйрәнгән, – диде Ульянково мәктәбе директоры Наталия Челнокова. – Альберт Илгизәрович балалар бакчасы территориясенең чисталыгына да игътибар итте. Аның киңәше белән тирә-юнен тотып алганнан соң, монда уен мәйданчыгы, ата-аналар ярдәме белән ясалган беседка пәйда булды. Чәчәкләрне дә күп үстерәбез. Мәктәп яны бакчасы өчен дә мактадылар. Быел анда укытучылар, җыештыручылар гына эшли. Кадрларга бәйле сораулар буенча да фикер алыштык.
Федоровское мәктәбе директоры Михаил Серяков фикерен дә тыңладык.
– Без үз кулларыбыз белән балалар бакчасына кер юуу урыны ясыйбыз, ул 1 сентябрьгә әзер булачак. 15 августка кадәр ашханәгә су җылыткыч урнаштырырга тиешләр. Безнең бакчабызга да уңай бәя куелды. Елның елына анда яшелчәләр, җиләк-җимешне мул үстерәбез. Ата-аналарга да рәхмәтебез зур, чөнки укучылар хезмәт практикасын алар рөхсәте белән уза. Безнең мәктәпкә укучылар тугыз авылдан килеп укый, шуңа да аларны автобус барып ала. Бу көннәрдә косметик ремонтка тотынабыз, аны коллектив белән бергә ясыйбыз. Без барыбыз да 1 сентябрь җитүен көтәбез.
Коронавирус чигенсен дә, мәктәпләрдә укулар гадәти режимда дәвам итсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев