Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычлылар, “Ана” капиталы турындагы яңалыклар белән танышыгыз

Россия Президенты Владимир Путин «Ана» капиталы программасына үзгәрешләр кертүче Федераль законны раслады. Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләргә дәүләт ярдәме суммасын арттыра, ана капиталыннан файдалануның яңа мөмкинлекләрен ача, капитал белән куллануны гадирәк һәм уңайлырак итә, шулай ук программаның гамәлдә булу вакытын озайта.

Беренче бала өчен «Ана» капиталы
Кабул ителгән закон нигезендә, төп яңа­лыкларның берсе – «Ана» капиталы программасының беренче балага кагылышлы булуы. 2020 елның 1 гыйнварыннан соң бала туган яисә уллыкка бала алган барлык гаиләләр 466 617 сум күләмендә ана капиталын алу хокукына ия була.

Икенче бала өчен «Ана» капиталы суммасын арттыру
2020 елдан икенче бала туган гаиләләр өчен «Ана» капиталы суммасы 150 мең сумга арта һәм 616 617 сум тәшкил итә. Моңа кадәр гаиләнең «Ана» капиталын алуга хокукы булмаса (мәсәлән, беренче ике бала «Ана» капиталы программасы гамәлгә кертелгәнче туган очракта), 2020 нче елда һәм аннан соң туган яки уллыкка алынган өченче, дүртенче һәм аннан соңгы балалар өчен дә шундый ук сумма каралган.

«Ана» капиталын рәс­ми­ләштерү һәм аннан файдалану срокларын кыскарту
2021 елдан башлап «Ана» капиталын чагыштырмача кыска вакыт эчендә рәсмиләштерергә һәм аннан файдалану мөмкин булачак. Яңа тәртип буенча «Ана» капиталы сертификатын бирергә биш эш көне, капиталдан файдалануны сорап язылган гаризаны карарга – ун эш көненнән дә артык булмаган вакыт бирелә. Аерым алганда, башка ведомстволардан мәгълүмат соратып алу зарурлыгы туган очракта, бу сроклар унбиш һәм егерме эш көненә кадәр озайтылырга мөмкин.
Агымдагы ел ахырына кадәр «Ана» капиталы буенча гамәлдәге норматив срок­лар саклана. Сертификатны рәсмиләштерү өчен унбиш эш көне, аннан файдалануны сорап язган гаризаны карау өчен бер ай вакыт бирелә. Чынлыкта исә Пенсия фондының территориаль органнары күбесе бүген үк хезмәтләрне тизләтелгән режимда тәкъдим итә.

«Ана» капиталы сертификатын проактив рәсмиләштерү
Гаиләләр «Ана» капиталын тизрәк алсын өчен, апрель уртасыннан Пенсия фонды «Ана» капиталына сертификатны проактив рәвештә, җиңеләйтелгән юл белән бирү эшенә керешә. Димәк, бала тугач, яисә уллыкка бала алынгач сертификат автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк һәм гаилә, сертификаттан файдалану өчен генә Пенсия фондына мөрәҗәгать итә.
«Ана» капиталына хокук бирүче бала туу турындагы мәгълүмат Пенсия фондына Гражданлык хәле актлары язмаларының дәүләт реестрыннан киләчәк. Хәзерге вакытта Фонд бүлекләре ЗАГС реестры белешмәләре буенча сертификат рәсмиләштерүне сынап карыйлар, моның өчен ата-аналар һәм балалар турындагы кирәкле мәгълүматны билгелиләр.
Сертификатны рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар Пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында ананың шәхси кабинетына җибәрелә.
Уллыкка бала алган гаиләләр сертификат алуны рәсмиләштерү өчен элеккечә гариза белән мөрәҗәгать итәләр, чөнки уллыкка бала алу турындагы мәгълүматны әти-әниләр үзләре генә тапшыра ала.

«Ана» капиталын банклар аша кредит түләүгә юнәлтү
Расланган үзгәрешләр «Ана» капиталыннан файдалануны гаиләләр өчен иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту өчен уңайлырак итә.
«Ана» капиталын кредитларны түләүгә юнәлдерү өчен бу хактагы гаризаны кредит алынган банк­та бирергә мөмкин.  Пенсия фондына мөрәҗәгать итмичә, банкта кредит та рәсмиләштерелә һәм кредитны түләү, беренче взносын түләү өчен гариза кабул ителә.
Әлеге хезмәт күрсәтү банклар һәм Россия Пенсия фонды арасында килешү төзелгәч  кенә тормышка ашырыла.

Бакча участокларында йортлар төзү өчен «Ана» капиталы
Кабул ителгән төзәтмәләр гаиләләрнең «Ана» капиталын бакча участогында торак йорт төзү өчен файдалану хокукын закон белән ныгытты. Шул ук вакытта, элеккечә, җиргә милек хокукы һәм торак йорт төзүгә рөхсәт булу мөһим шарт булып тора.

«Ана» капиталы программасын озайту
«Ана» капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр 2020 елдан соң яңа туган яки уллыкка бала алган барлык гаиләләр «Ана» капиталы рәвешендә дәүләт ярдәменә хокуклы булачак.
 Әлеге мәгълүматны Пенсия фондының Кайбычтагы бүлеге тәкъдим итте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев