Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның чыгарылыш класс укучылары кулларына аттестатлар алды

Бүген районыбызның урта мәктәпләрен тәмамлаучы чыгарылышлар кулларына өлгергәнлек турында аттестатлар алдылар.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Светлана Петрова Хуҗа Хәсән, Иске Тәрбит һәм Чүти урта мәктәпләрендә булдылар.
Хуҗа Хәсән урта мәктәбен быел алты укычы – ике егет, дүрт кыз тәмамлый. Мәктәп директоры Надежда Макарова әйтүенчә, чыгарылышларның өчесе генә бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Алар югары уку йортларына укырга керергә җыеналар. Ә калган өчесе төрле техникумнарга барачак.
Иске Тәрбит урта мәктәбен 16 укучы тәмамлаучы укучыларның бишесе генә бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Диана Петухова беләг Кристина Краснова мәктәпне алтын медальгә тәмамлады.
Чүти урта мәктәбендә мәктәпне биш укчы тәмамлады, ике укучы югары уку йортына барырга җыена.
Чыгарылышларга Рәмис Хәялиев, Светлана Петрова, мәктәп директорлары, авыл җирлекләре башлыклары, әти- әниләре иң изге теләкләрен җиткерделәр, олы тормышка хәерле юл теләделәр. Укучылар үз чиратларында укытучыларга, әти- әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Рәмис Рафисович, коронавирус авыруы сәбәпле, чыгарылыш кичәләре үткәрүдән тыелырга киңәш итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев