Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның яшь армиячеләре көн саен диярлек үзләренең матур эшләре белән куандыра

Яшьләрнең иҗтимагый оешмалары арасында активлыклары ягыннан аларга тиңнәр юк.

Бу атнаның дүшәмбесеннән ТАССРның 100 еллыгы байрагына багышланган “Яшьләр армиясе ТАССР байрагы белән бергә атлый” дип исемләнгән флешмоб старт алды. Алар патриотик рухтагы шигырьләре һәм җырларын Татарстан, туган районыбызга багышлый. Чара онлайн форматта уза. Алдан төзелгән график буенча аны Чүти, Кече Мәме мәктәбе укучылары башлап җибәрде. Флешмобны 28 августта Олы Кайбыч мәктәбе  төгәлләде. Яшь армиячеләр максатчан, актив булулары белән аерылып тора. Эзләнү эшләре белән дә шөгыльләнәләр, ветераннар, тыл хезмәтчәннәренә дә булышалар, туган ягыбызның чисталыгы турында да кайгырталар. Үзләренең матур эшләре турында видеороликлар да төшерәләр.

50 еллык юбилей. Горурланырга нигез бар!
Укучылар үзләренең тынгы белмәс лидерлары – “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең җирле штабы начальнигы, запастагы офицер Илһам Хөснетдинов белән чиксез горурлана. Нәкъ менә ул яшүсмерләрдә туган илгә ярату хисләре тәрбияли, алар белән төрле патриотик чаралар үткәрә, укучыларының уңышларына чын күңелдән сөенә.
– Минем офицер булуыма әле шушы көннәрдә генә 50 ел тулды. Шушы еллар эчендә минем бер генә тапкыр да үземнең хәрби булып китүемә үкенгәнем булмады, – диде Илһам Вилданович.
Югары зенит-ракета танк училищесын тәмамлагач, ул хәрби гаскәрләрнең Көнбатыш төркемендә Байкал арты, Карпат, Мәскәү хәрби округларында хезмәт итә. Отставкага чыккач, бакча үстерү белән генә түгел, яшь буынга тәрбия бирү белән дә шөгыльләнә башлый. Кайбычтагы укучыларга да остазлары янәшәсендә рәхәт. Армия турында китаплар, кинолар аша гына түгел, ә үзе шул кырыс мәктәпне узган Илһам абыйлары аларга хәрби тормыш турында күп сөйли, үзе дә сизмәстән хәрби һөнәрләргә дә кызыксыну уята.
Республикадагы “Яшь армиячеләр” хәрәкәте җитәкчеләре арасында ул иң өлкәне, тәҗрибәлесе һәм абруйлысы. 70 яшьтән узган офицер әле дә яшь күңелле, яшьләргә биргесез.

Генерал-майорны котладылар
Әле шушы араларда гына туган көнен билгеләп үткән “Яшь армиячеләр” төбәк хәрби-патриотик хәрәкәте штабы начальнигы, генерал-майор Александр Бородин безнең Илһам Вилдановичтан ярты елга гына яшьрәк. Республика шәһәр-районнарыннан аны интернет аша котласалар, безнекеләр – Илһам Хөснетдинов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова, Олы Кайбыч мәктәбенең “Подвиг” отрядыннан Гөлназ Гайнуллина белән бергә бардылар. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның Александр Бородинга яшьләргә патриотик тәрбия бирүдәге зур өлеше өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Александр Ильич үзе Алия Биккулова белән Гөлназ Гайнуллинага өченче дәрәҗәдәге «Яшь армияче батырлыгы” медален тапшырды. Алар юбилярга җыр да бүләк иттеләр, генерал-майорның күзендә яшь бөртекләре дә җемелдәп китте.
Яшь армиячеләр каникул вакытында да актив яшәү рәвеше алып бара. Төрле конкурсларда, акцияләрдә актив катнаша. Үрнәк алырлырлык кешеләре – Илһам Хөснетдинов аларга гүя канатлар куя. Ул минем якташым да әле, икебез дә Тәтеш ягыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев