Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч артистлары яңа концерт сезонын ачты

Олы Кайбычта җомга көнне узган концертта катнашучылар тамашачыларны Кайбыч районы буйлап мавыктыргыч сәяхәткә алып китте. Бу көнне яңа концерт сезонына старт бирелде, ә Яшел Үзән районында узган концертларга нокта куелды.

Концертка тамашачылар күп килгән иде. Күрәсең, җәй буена үзебезнең үзешчәннәр чыгышын тансыклап та өлгергәннәр. Бу мәдәни чарага ныклап әзерләнгәннәр, ул көткәннән дә яхшырак килеп чыкты. Концертны алып баручылар - "стюардесса" Энҗе Миңгалиева һәм "борт капитаны" Наил Галиев белән бергә самолетта без бөтен Кайбыч районын «очып әйләндек» һәм аның иң ерак почмакларында да булып кайттык. Тамашаның, һәр мәҗлеснең кызыклы узуы алып баручыларның осталыгына бәйле. Бу яктан, Энҗе белән Наилгә бишле билгесе куярлык. Туган телебезне чуарламыйча, матур, мәгънәле сүзләр белән кызыклы итеп алып бардылар коцертны. Зал белән элемтәне тиз урнаштырдылар, шуңа да тамашачылар кирәк урында рәхәтләнеп көлделәр, моңсуланып та алдылар, һәр чыгыш ясаучыны алкышлар белән каршы алдылар, озатып калдылар. Мәдәният йорты балетмейстеры, "Большие танцы" проекты, "Минута славы" теле-шоуларында катнашкан Ринат Хәйруллин бу юлы да безне ут чыгарып биюе белән сокландырды. Иске Тәрбит авылының "Сәүдияр", Кече Мәменең "Палан", Колаңгының "Радуга" фольклор ансамбльләренең керәшен татарлары, чуваш, рус халык җырларын тыңлаганда, бездәге милләтләр дуслыгына горурланып утырдык. Милли бизәкләр төшерелгән күлмәкләре милли сандыгыбызның буш түгеллеген күрсәтә. Алмаз Вәлиуллин белән Светлана Зиадиева, Ленар Баһавиев белән Алинә Хәйретдинова, Марсель Садриев, Илгиз Насыйров, Александр Бичариннарның җырлавын тамашачылар алкышларга күмде. Яңа дуэтлар да барлыкка килгән икән. Бу концертның ачышы Салтыйган авылы егете, район финанс-бюджет палатасы хезмәткәре Газинур Кадыйров булгандыр, мөгаен. Башкала артистларыннан бер дә ким чыгыш ясамады ул, моңлы, талантлы, уңган-булган егет!

Концертны оештыручылар безгә сюрприз да әзерләгән булып чыкты: "Авыл денс" бию коллективына йөрүче кызлар тамашачыларны коктейль белән сыйлады. Килешәсездер, бер генә концерт та тавыш операторыннан башка узмый. Ул - мәдәни чараларның иң төп звеносы. Дөрес, аның эше безгә күренми, барлыгын сизмибез дә. Мәдәният йорты автоклубы мөдире Фәнил Җамалетдинов музыка аппаратларының җаен белә, шуңа да концерт барышында өзеклекләргә юл куелмады.

... Бик күп авылларда булганнан соң, лайнер җиргә төште, концерт ахырына якынлашты. Ә эстафетаны мәгариф бүлеге хезмәткәрләренә тапшырдылар. Яңа сезонда да яңа исемнәр ачыкланыр, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч артистлары яңа концерт сезонын ачты