Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч балалары курчак театрында кунакта булып кайтты

Казан шәһәрендәге "Наз" иҗтимагый хәйрия фонды Кайбыч районында яшәүче ятимнәр, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче һәм физик яктан мөмкинлекләре чикле булган балаларга үз җылысын өләшүен дәвам итә.

Безнең райондагы балаларга даими ярдәм күрсәтүче "Наз" фонды чакыруы белән унөч бала әле шушы көннәрдә генә Казан шәһәрендә кунакта булып кайтты. Аларны "Әкият" балалар курчак театрына "Царевна-лягушка" әкиятен карарга да алып бардылар. Үзенең матурлыгы белән әллә каян балкып утыручы әлеге театрда күбесенең әле беренче тапкыр гына булуы иде. Әлеге сәяхәт балалар күңеленә хуш килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Наз”да кунакта Кайбыч балалары курчак театрында кунакта булып кайтты