Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч балалары шифаханәдә дәваланачак

Районның төрле авылларыннан җыелган ун бала Яшел Үзән районындагы "Дельфин" шифаханәсенә 21 көнгә ял итәргә китте. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Чулпан Камалиева әйтеп узганча, бу балаларның барысы да аз керемле, күп балалы гаиләләрдән. Бушлай юлламалар белән Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тәэмин иткән.

- Минем быел алтынчы класска баручы улым Булат былтыр да бу шифаханәдә ял итеп кайткан иде. Инде менә быел да шунда барырга атлыгып тора. Бу юлы дуслары Адель, Ислам, Динарны да үзе белән барырга күндерде, - ди Чүтидән Рузалия ханым.

- Анда сиңа аеруча нәрсә охшады соң? - дип сорыйм Булаттан.

- Барысы да, - дип, бер сүз белән генә җавап бирде ул.

Иске Чәчкабтан биш бала анасы Лилия Хөсәенованың ике кызы Ләлә белән Илгизә дә ял итәргә китүчеләр арасында.

- Кызларым әле узган дүшәмбедә генә "Чайка" лагеренда 21 көн ял итеп кайткан иде. Инде менә тагын китәләр. Мөмкинлек булганда барсыннар инде, дим. Балаларны шулай кайгыртуларына шатланып туя алмыйм, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кайбыч балалары “Дельфин” шифаханәсе