Кайбыч биючеләре – кабат җиңүче!
23-24 ноябрьдә Казандагы Ленин исемендәге мәдәният йортында Александр Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән әйләнә" дип исемләнгән халык биюләренең ачык фестивале булды.
Әлеге фестивальгә республиканың шәһәр-районнарыннан 45 тән артык балалар бию коллективлары килгән иде. Анда Рамилә Әбләзова җитәкчелегендәге "Авыл денс" бию коллективы да (балетмейстер Ринат Хәйретдинов) биеде. Биючеләребез икенче урынны яулады һәм гала-концертта да чыгыш ясады Алар башкарган "Сабантуй" һәм кавказ халыклары биюен тамашачылар да, жюри да җылы кабул итте. Нәтиҗәдә, алар 15 коллектив арасында җиңүче дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев